Эзләү нәтиҗәләре
- Хәер, бу турыда уйлаучы да булмады. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Кемгә кирәк соң ул? Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Гадәттә, эчәргә ярата торган барлык ирләр кебек үк, айнык чагында искиткеч яхшы, йомшак күңелле, изгелекле-игелекле, ни кушсаң да, барысын үтәргә, сорасаң, җәһәннәм базына кереп чыгарга да әзер булган бу адәм заты эчсә, иблис алыштырып куйган кебек үзгәрә иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Кыска буйлы, төп кебек таза, табак битле, ярым пеләш башлы, шешенеп беткән кысык күзле, кызыл йөзле, билен каеш белән буып куеп, йомшак кына баскалап, тавыш-тынсыз гына кайтып керә дә, дөньясына булган бар ачуын, нәфрәтен шул газиз, ятим, ничек кенә җәберләсә дә, сабыйлыгы белән барысын кичереп, гафу итеп, хәтта шушы әтисе биргән тормышка риза да булып яшәргә тырышып ятучы, яратыр башка кешесе булмаганга, әтиләрне ничек булсалар да яратырга кирәк дип уйлаганга, аны чиксез яратучы кызына чыгарып, үзенең бәхетсезлекләренең сәбәбен дә ирексездән аңа кайтарып калдырып, өйне тузгытырга, билендәге каешын чишеп алып селтәнгәләргә, әшәке сүзләр белән сүгенә-сүгенә әйберләрне кыйнарга тотына иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- ә Галиясе, сабый Галиясе, аның, ниһаять, йоклап китүенә Ходайга мең рәхмәтләрен укып, идәнгә сузылып яткан әтисенең баш астына мендәрен куеп, чебен-черкиләр борчымасыннар өчен битенә чүпрәк, өстенә одеялын каплап, гадәттәгечә, куркуыннан тиз генә тынычлана алмаганга, чираттагы йокысыз төнен 9 уздырыр өчен яраткан урыны – тәрәзә төбенә менеп утыра иде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Бар дөньяга ай нуры таралган. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Бары тик шушы тынлыкка, җанына рәхәтлек бирә торган тынлыкка кереп югаласы гына килә. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Шушы вакытта иске генә өйнең черегән рамлы тар гына тәрәзәсе төбендә кечкенә куллары белән кочаклап тоткан тез башларына юеш борынын терәп тынып калган нәни кыз баланың ниләр уйлаганын беркем дә белмәде. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Бары тик ай гына, әллә хәлен аңлап, әллә аңламыйча, юка чәчләреннән, яланаяк йөгереп чебиләп беткән аякларыннан, егылса да, еласа да, беркайчан назлы, иркә куллар тоймаган кечкенә генә гәүдәсеннән иркәләде, өшегән җанын аз гына булса да җылытты. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ
- Ул көнне дә гадәттәгечә булды. Лира Ибраһим- Вәлиди . ЧОҢГЫЛ